Шәһри Казан

Бүген Илшат Рәхимбайның "Күзалла" фильмы тәкъдим ителә

Бүген Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында "Родина" кинотеатрында татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбайның "Күзалла" ("Представь") кыска метражлы фильмы күрсәтеләчәк.

"Күзалла" - фестивальнең төп конкурс программасына кергән бердәнбер нәфис фильм. Ул түләүсез күрсәтелә. Фильм күрсәтелгәннән соң аны төшерүчеләр төркеме белән кыска гына очрашу һәм матбугат үзәгендә конференция үткәрелә.

Режиссер фильмны карарга дин эшлеклеләрен дә чакырган.

Реклама

"Күзалла" фильмында мин әйтәсем килгәнне вуальләштереп кенә, метафора белән генә әйткән идем, ә фестиваль кысаларында күрсәтелгән "Мой проповедник" мисыр фильмында ул фикерләр ачыктан-ачык яңгырады, - ди Илшат Рәхимбай "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Бигрәк тә ике дин янәшә яшәгән җирләр өчен бу - актуаль тема".

Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 25 май 2018 - 17:35
    Сүзләр йөри Дөнья күктән, җирдән һәм сүздән тора. Ә, тагын кешеләр бар икән әле. Аларның берише күккә битен күрсәтә, берише – бүтән җирен. Ә сүзне барысы да сөйли. Белсә дә, белмәсә дә, күрсә дә, күрмәсә дә... Телнең кыйбласы юк.
    124
    0
    0
Ночной режим