Реклама
Хушлашу тантанасы 11 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният йортында башланды.
11 майда Әлмәттә Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган кече сержант, снайпер Руслан Яздановны җирләячәкләр.
Руслан Язданов 1995 елның 28 февралендә туган. 2013 елның 12 декабрендә ул Әлмәт хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылган, 2016 елның 4 апрелендә хезмәт итүен контракт буенча дәвам иткән.
Руслан хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.
Фото: https://almetievsk-ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз