Шәһри Казан

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көне

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа 59 тулды.

Ул 1957нче елның 1нче мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. 1978-1993нче еллар аралыгында ул Сабада инженер вазифасыннан алып Биектауның район башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

1996нчы елдан Татарстанның финанс министрлыгын җитәкли, ә ике елдан республикабызның премьер министры итеп билгеләнә. 2010 елның 15нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасында.

Үзенең туган көнендә Президент Япониягә эшлекле сәфәргә китте.

Реклама

Аңа җаваплы һәм күп көч таләп итә торган эшендә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: