Шәһри Казан

Бүгеннән Татарстанда паркларда, скверларда һәм яр буйларында яңадан кино күрсәтә башлыйлар

27нче июльдән Татарстанда яңадан ачык мәйданчыкларда - паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино карарга мөмкин булачак. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.

65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция 9-нчы августка кадәр дәвам итә.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үзизоляция режимы йомшартыла башлады. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар кию һәм социаль дистанцияне үтәү дәвам итә. Элеккечә үк массакүләм чаралар үткәрүне тыю, кинотеатрлар, төнге клублар (дискотекалар), балалар уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре, башка күңел ачу оешмалары эшен тыю гамәлдә.

http://kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: