Шәһри Казан

Битлекләрне салырга ашыкмагыз!

Казан җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларыннан башка 401 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар 6 апрель көнне автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.

Ревизорлар 16 контроль ноктада 561 күчмә состав берәмлеген тикшергән. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Реклама

Тикшерүне транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизорлык хезмәтләре, һәм транспорт предприятиеләре, шулай ук кондукторлар уздырды.

Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: