Шәһри Казан

«Бәлешфест»ка 80 килограммлы бәлеш пешергәннәр

Башкортстанның Бүздәк районы Бүздәк авылында күркәм гадәткә әверелгән «Бәлешфест» Милли аш-су фестивале узган.

Реклама

Бу юлы фестиваль өчен махсус татлы эчлекле 80 килограммга якын авырлыктагы гаять зур бәлеш пешергәннәр, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
«Бәлешне пешерү өчен 10 килограммнан артык он, 5 килограмм май, 35 килограмм дөге, 25 килограмм йөзем һәм күрәгә киткән. Аны дүрт аш-су остасы биш сәгать дәвамында әзерләгән», – дип белдерде проект­ның җитәкчесе Альбина Хәлиуллина.
Авылда яшәүчеләр һәм Россиянең 40 төбәгеннән килгән кунак­лар халык уеннарында катнашкан, күргәзмәләр белән танышкан. Фестивальдә гастрономия мәйданчыгы оештырылган. Анда татар, рус, башкорт, чуваш, мари, мордва һәм удмурт милли ризыкларын тәкъдим иткәннәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: