Шәһри Казан

«Болгар ислам академиясе дини уку йортлары өчен сынау булачак»

Дини уку йортларын тәмамлаган мөселман яшьләре, белемнәрен күтәрү максатыннан, Индонезия, Малайзия, Төркия, Марокко кебек илләргә китә.

Әмма аларның анда төрле чит агымнарга кереп китү, радикаль фикерләр ияртеп кайту куркынычы бар. Шуңа өстәп, яшьләр интернет аша исламга кагылышлы дөрес булмаган мәгълүматлар белән таныша. Дини белеме җитеп бетмәгәннәр өчен бу шулай ук бер "азык" булырга мөмкин. Глобальләшү заманында яшибез, дөньяның әле бер җирендә, әле икенче җирендә терроризм, экстремизм чаткылары күренеп ала. Димәк, безгә дини белем бирү системасын камилләштерергә, яшьләргә ныклы белем бирергә кирәк. Әлеге уңайдан сентябрь аенда ачылачак Болгар ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз.

Казан федераль университетында «Дини белем экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика алымы» дип исемлнгән Мәскәү - Казан - Симферополь видеокүперендә катнашучы спикерлар шундый фикердә тора.

Россия мөфтиләре советы һәм Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов сүзләренчә, ныклы дини белем аша гына исламның чын кыйммәтләренә төшенеп була.
- Революциягә кадәр бездә ислам белем бирү системасы көчле булган, дин галимнәренең абруе зур булган, чит илләрдән дә килеп укыганнар. 90 нчы елларда дини иреклек кабат кайтты. Илнең һәр төбәгендә дини югары уку йортлары ачылды. Алар белән генә чикләнеп калмыйча, Болгар ислам академиясен төзү бурычы куелды, дин белгечләре, галимнәре үзебездә әзерләнәчәк, - диде ул.

Реклама

Хәзерге вакытта Татарстанда мәчетләр каршында ачылган курсларда башлангыч дини белемне 30 мең кеше ала, аларга 1200 мөгаллим дәрес бирә. Ил буенча алганда, барысы 80 уку йорты исәпләнә, аларның 10ысы - югары уку йорты. Тиздән Болгар ислам академиясе дә беренче шәкертләрен кабул итә башлаячак. Академия турында Татарстан мөфти урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.

- Болгар ислам академиясендә илебезнең мөселман өммәте элитасы әзерләнәчәк. Беренче елны 25 кешелек төркем ачарга уйлыйбыз. Академиядә уку бушка булачак. Ул федераль прект, шуңа да анда Россиянең бөтен төбәгеннән килгән абитуриентларны, шулай ук Төньяк Кавказдан да кабул итәчәкбез. Россия ислам институты соңрак ябылачак дигән фикерләр бар, ул дөреслеккә туры килми. Шәкертләр башта мәдрәсәдә, аннары ислам институтында укыячак. Болгар академиясе исә өченче баскыч булып тора. Шуның белән ул мәдрәсәләр белән югары уку йортлары өчен сынау да булачак. Аларда белем бирү ни дәрәҗәдә куелганын күрчәчәкбез, - ди ул.
Малайзия һәм Марокконың дини югары уку йортлары белән уртак укыту программалары булдыру идеясе дә бар, нәтиҗәдә аны тәмамлаучылар ике дипломлы булачак.

Кырым мөфтие урынбасары Әсәдуллаһ Баиров та кадрлар мәсьәләсенә тукталды.
- Бездә дә, башка төбәкләрдәге кебек, дини кадрлар җитмәү сизелә. Татарстанда дини белем алучы яшьләребез күп. Алар үзебезгә кайтып эшләр дип өметләнәбез. Дини белем бирү системасын камилләштерү, шул ук вакытта рухи кыйммәтләрне пропагандалау мөһим. Моны без эшләмәсәк. Безнең урынга башкалар эшләячәк. Экстремистлар дин турында мәгълүматлы булмаудан файдалана да инде, - дигән фикердә тора Әсәдуллаһ Баиров.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 февраля 2018 в 15:12
    Әнгам Атнабаев шигырьләре Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.
    33
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 12:22
    Татарларда туй йолалары Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар. Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
    58
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 10:35
    Агросәнәгать паркының беренчесе Зәйдә булачак Татарстан Президенты үзенең еллык юлламасында районнарда агросәнәгать паркларын булдыру турында әйткән иде. Әлеге мәсьәләдә нинди яңалыклар бар икән? Беренче парклар кайда ачылачак? Илнур Абдуллин, Биектау.
    46
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 09:12
    Без русчаны татар теле аша өйрәндек Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 
    51
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 18:43
    Салават Фәтхетдинов: “Туган якны сагынып елый идем” “Армиядә хезмәт итеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбатта”, акча эшләп яттым.
    224
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    179
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:14
    305
    0
    3
  • 24 февраля 2018 в 12:09
    Уяну Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 
    179
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Помидорның ниндиен сайларга? Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).
    193
    0
    1
  • 24 февраля 2018 в 10:05
    Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.  Хәсән Туфан.
    84
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 05:11
    Сәламәтлек комбинаты урынында нәрсә булачак? Шәһәр уртасында бөтен кеше яратып йөргән Сәламәтлек комбинатын җир белән тигезләп куйдылар. Хәзер ул урынны койма белән уратып алганнар. Монда нәрсә булачак икән? Берәр сәүдә күңел ачу үзәге төзергә уйлыйлармы, әллә комбинатны яңартачаклармы?  Сөләйман Шакиров, Казан.
    119
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 17:14
    Айдар Галимов: «Анда бит сорап та тормыйлар, тибеп төшерделәр» Айдар Галимов үзенең армия сафларында хезмәт итүе белән горурлана һәм ул чакларны сагынып искә ала.
    464
    0
    5
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    371
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    474
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    866
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 16:08
    Сине бар да “яратачак”, алтын медаль алмасаң
    Җилдән җитез унбиш яшьлек кыз бала катлаулы элементлар ясап, боз өстенә бизәкләр төшереп, миллионлаган спорт сөючене шатландырып чыгыш ясаганда тыныч күңел белән карап утырып буламыни ул! Бу бит беренче, күптән көтелгән алтын, аяк чалучылар корган киртәләрне ватып-җимереп  күпләрнең авызын томалар өчен җавап!
    79
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 15:12
    Әнгам Атнабаев шигырьләре Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.
    33
    0
    0