Шәһри Казан

Болгар кабат дин белгечләрен үзенә җыя

14 октябрь көнне Болгар Ислам академиясендә беренче тапкыр “Россия мөселманнарының дини тәгълимат мирасы” Халыкара форумында 400ләп кеше катнашуы көтелә.

Шул исәптән, Сирия, Иордания, Франция, Германия, Финляндия, Голландия, Бөекбритания, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек чит илләрдән дә студентлар һәм галимнәр киләчәк.

Форум 19 октябрьгә кадәр дәвам итә. Җыен кысаларында “Дин тәгълиматы мирасында традицияләр һәм яңалыклар” темасына Халыкара Болгар укулары үткәрү дә күздә тотыла. Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин тууына 160 ел тулу уңаеннан “түгәрәк өстәл” оештырылачак. Моннан тыш форум үз эченә фәнни-гамәли конференцияләрне дә ала.

-Конференцияләрнең берсендә без Ислам дине көндәлек тормышта, иҗтимагый тормышта ничек ярдәм итә дигән темага сөйләшергә ниятлибез. Анда Татарстан һәм күпләп мөселманнар яши торган Россия төбәкләреннән дә бик кызыклы чыгыш ясаучылар булуы көтелә, - диде Болгар Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.

Реклама

Ахырдан “Россиядә һәм чит илләрдә мөселман яшьләренең гражданнарга тиң булуын формалаштыру” темасына студентлар арасында конференция үткәрү ниятләнелә. Анда Россиянең эре Ислам югары уку йортларыннан студентлар гына түгел, ә педагоглар да катнашачак. Алар арасында рус теле һәм гарәп теле буенча олимпиада уздырырга планлаштырыла.

– Киләчәктә бу студентлар безгә магистратура һәм докторонтурага укырга керер дип өметләнәбез. Шулай ук бу алар өчен Россиядә беренче тапкыр оештырылган аралашу, танышу, тәҗрибә уртаклашу, төрле өлкәдәге проектларны тормышка ашыру мәйданы булачак, - ди ректор.

Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мондый вакыйганың Болгарда узуы бик сөенечле ди.
- Болгар хәзер Татарстан мөселманнарын да, Россия мөселманнарын да, бөтендөнья мөселманнарын да берләштерә торган урын. Форумда безнең өммәтебезгә хезмәт иткән галимнәр өйрәнеләчәк. Бу форум соңгысы гына булмас дип өметләнәбез, - диде Илфар хәзрәт.  


 
Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Татар-информ

 

Теги: Болгар
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: