Шәһри Казан

Болгарда Яңа Ак Пулат торгызылачак

Бүген 27 апрель көнне Болгарда яңа төзәләчәк кунакханә комплексына нигез ташы салыначак. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашыр дип көтелә. Мунчасы, юыну комплексын үз эченә алган кунакханә Идел буенда...

Реклама

Бүген 27 апрель көнне Болгарда яңа төзәләчәк кунакханә комплексына нигез ташы салыначак. Әлеге истәлекле вакыйгада Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашыр дип көтелә. Мунчасы, юыну комплексын үз эченә алган кунакханә Идел буенда урнашачак һәм XIV гасырда Болгарда эшләгән Ак пулатны хәтерләтәчәк. Кунакханә территориясендә велосипед юлы, ял итү зонасы, балаларга уйнар өчен мәйданчык, шулай ук 220 машина сыешлы парковка урыны ясау да планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: