Шәһри Казан

Боз астына китүчеләр дә, мәетләр дә арта тора

Боз калынлыгы әле ышанычлы булмавына һәм көннәрнең дә җылы булуына карамастан, балыкчылар һаман бозга керә тора, боз астына китә тора.

Шул рәвешле, су астында эзләүләр алып баручыларның - водолазларның да эше арта тора. Кызганыч, су астына, дөресрәге, боз астына китүчеләр генә мәет буларак чыгарыла.

Бүген иртән Казанның Киров дамбасы янында да боз астына киткән балыкчы китүе турында хәбәрләр килеп иреште. Кызганыч, бераз соңрак аның да гүдәсе водолазлар тарафыннан мәет рәвешендә генә чыгарылган.

Реклама

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, суга баткан ир-ат мәете 11.40 сәгатьтә ярдан ике йөз метр ераклыкта алты метр тирәнлектә табыла. Мәетне өслеккә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Кышкы балыкка йөрергә яратучыларга исә без янә бозга кергәндә саклык чараларын күрергә чакырабыз. Мондый җылы көннәрдә, боз катламы әле җитәрлек булмаганда, гомумән, тирән сулыкларга кермәвегез яхшырак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: