Шәһри Казан

«Бозлар агып киткән көн, бүген Ленин туган көн...»

Әле бүген дә һәрбер шәһәрнең урамы булмаса да, кечерәк кенә берәр мәйданчыгы Ленин исемен йөрткәндә, бу шәхесне оныту әлегә мөмкин түгел.

Без үскәндә, бөтен нәрсә диярлек аның исеме, үзе белән бәйле иде шул, хәтта табигатьтә дә даһи юлбашчы туган көнне әллә ничаклы үзгәрешләр булган: бозлар киткән, кошлар кайткан. Муенга кызыл галстук бәйләнгән көнне табигатьнең бу күренешләрен тасвирлаган шигырьне сөйләп, коммунистик җәмгыять төзүче совет кешесен тәрбияләү баскычының икенче басмасына узылган.

Пионер сафларында булуны берәүләр горурланып, балачакның якты чоры дип искә алса, икенчеләр өчен ул күңелсез һәм бернигә кирәкмәгән мәҗбүрилек. Макулатура белән тимер-томыр җыюны кызык шөгыль дип атап булмый инде, балалар хезмәтен бушлай файдалану да хуплана торган гамәл түгел. Әмма, алда әйтелгәнчә, аның максаты башка – совет кешесен тәрбияләү иде, һәм, билгеле, әлеге идея орлыкларын кече яшьтән үк чәчәргә кирәк. Аннан соң илдәге тетрәнүләр, 90нчы еллар башбаштаклыгы аша үтелгәч, совет чоры принципларын искә төшерергә теләүче сирәк, андыйлар булса да, аларга «совок» дигән ярлык ябыша. Бүгенге чорның максаты да, юнәлеше дә башка – без капитализмда яшибез, ә аның төп идеясе – уңышлылык. Уңыш дигән төшенчәгә күп нәрсәне сыйдырып була, әмма бүген ул акча, кәнәфи, дан-шөһрәткә генә кайтып кала һәм шундый шартларда дуслык, үзара ярдәмләшү, игелек турында да уйлаучы кешене ничек тәрбияләргә? Коррупция чәчәк аткан чорда кешелеклелек, намус дигән төшенчәләргә ничек урын табарга?

Реклама

Пионерия бүген кирәкме-юкмы дип бәхәсләшүчеләр бар. 2015 елда, аңа охшатып, балалар оешмалары да төзелде. Әмма бу элеккеге пионерияме соң? Бүгенге балалар оешмаларында торучылар үзләрен нәрсәгә әзерли? Элеккегесе белән чагыштырып карасак, ул әле аңа якын да килми. Ә яшь буынга оешканлык һәм якты киләчәккә ышаныч кирәк. Менә бу очракта сәясәтчеләр якты киләчәкнең нәрсә икәнен ачыкласыннар иде.

Олигархлар күптән инде якты киләчәк нурына күмелеп яши. Ә яшь буын кемгә тигезләшергә, кемнән үрнәк алырга тиеш? Кемнең ничек яшәгәнен алар күрми түгел бит, өлкәннәргә караганда алар җитезрәк тә, үткенрәк тә. Әмма аларның тәҗрибәсезлегеннән, яшьлек тилелегеннән файдаланырга теләүчеләр дә юк түгел – матур сүзләр белән ышандырып төрле хәрәкәтләргә кушылырга, митингларда катнашырга чакыручылар үз эшләрен яхшы белә. Әмма яшь буын үзенең капкынга эләгүен генә абайламый кала. Ә бу хәлләр булмасын, аны кисәтү өчен нәрсә эшләнә? Элеккеге пионерия өлге итеп алына икән, ул аннан да яхшырак булырга тиеш, чөнки заманы башка. Пионерия дә тигез урында килеп чыкмаган, ул – скаутлар хәрәкәтенең күчермәсе. Әлеге хәрәкәтнең атасы саналган Роберт Баден-Пауэлл язган китапны Николай патша тишелеп беткәнче укыгач, Россиядә беренче отрядлар пәйда була, берничә елдан Россиядә 50 меңгә якын бала әлеге хәрәкәткә кушыла. Хакимияткә большевиклар килгәннән соң, 1919 елда әлеге скаут отрядлары таратылгач, Надежда Крупская тырышлыгы белән, 1922 елда беренче пионер отрядлары оеша.

Төрлечә аталса да, пионерия кебек оешмалар күп илләрдә бар. Ә менә Финляндиядә балалар оешмалары бөтенләй юк, дәүләт яшь буынны тәрбияләүгә нык игътибар бирә, укытучылар белән тәрбиячеләргә акчаны кызганмый һәм моның уңай нәтиҗәсе бар. Шулай булгач, бөтен хикмәт тә бертөрле буяуга манып тәрбияләүче оешмаларда гына түгел икән бит. Балалар төрле, һәркемнең үз холкы, сәләте, карашы, алар инкубатор чебеше түгел һәм аларны тәрбияләүдә һәркайсына аерым ысуллар кирәк. «Бозлар агып киткән көн, кошлар очып кайткан көн» дип, бу күренешләрне даһи юлбашчы туган көн белән генә бәйләп, хәзерге буынны элеккеге пионерия кысаларына куып кертеп булмый һәм кирәкми дә. Балалар оешмалары сәяси булырга тиеш түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: