Шәһри Казан

«Бөтен серләрне чишеп бетермәдек, киләсе чемпионатка калдырдык»

Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында WorldSkills Russia VII Милли чемпионатына нәтиҗәләр ясалды. Командалар арасында гомуми зачет буенча Татарстан I урын яулаган иде. Безнең яшьләр 447,5 балл җыеп 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза һәм 25 осталык өчен медален яулады.  

– Татарстанда узган атна WorldSkills байрагы астында барды. Без бик тырышып әзерләндек. Болар барысы да тренерларның тырышып, яшьләрне оештырып эшләү нәтиҗәсе. Август аенда Дөнья чемпионаты булачак. Ул WorldSkills тарихында иң яхшы чемпионат буларак истә калыр дип уйлыйм, – диде Рафис Борһанов.

Реклама

Татарстан командасы катнашучылар саны ягыннан да беренче булган. Әйтик, төп ярышларда – 164 белгеч (16-22 яшьлекләр), мәктәп балалары арасындагы ярышта – 96 белгеч (12-16 яшьлекләр) безнең республика исеменнән чыгыш ясаган.

– Россия чемпионаты безнең өчен бер сынау имтиханы булды. Бу көннәрдә без транспорт, кунакларны каршы алу, озату, яшәү урыннарын, ярышлар барган «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залын сынадык. Катнашучылар саны буенча да, компетенцияләр күләменә карап та иң масштаблы чемпионат булды бу. Әлеге чарада бөтен серләребезне чишеп, мөмкинлекләребезне күрсәтеп бетермәдек, иң тәмлесен Дөнья чемпионатына калдырдык. Анда да төрле илдән килгән кунакларны шаккаттыра алырбыз, – диде WorldSkills Kazan 2019 һөнәри компетенцияләр үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Теги: WorldSkills
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: