Шәһри Казан

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының татар халкына мөрәҗәгате

Милләтнең көче - халык бердәмлегендә! Казан шәһәре 2017 елның 3 августы Кадерле милләттәшләр! Татар халкы - күпгасырлык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган дәүләтле халык. Бөтен җиһан буйлап таралып яшәгән татарлар һәркайда төрле халык вәкилләре белән дус яшәргә, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга омтыла. Бу - безнең халыкка хас төп...

Реклама

Милләтнең көче - халык бердәмлегендә!
Казан шәһәре 2017 елның 3 августы

Кадерле милләттәшләр!
Татар халкы - күпгасырлык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган дәүләтле халык. Бөтен җиһан буйлап таралып яшәгән татарлар һәркайда төрле халык вәкилләре белән дус яшәргә, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга омтыла. Бу - безнең халыкка хас төп үзенчәлек.
Ата-бабаларыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, яшь буыннарга җиткергән хәлдә генә без үзебезне бердәм милләт итеп хис итәбез. Гасырлар дәвамында зур югалтулар һәм олуг җиңүләр аша камиллеккә һәм яңа казанышларга ирешеп ныгыган татар рухы безне берләштерә һәм бербөтен булып яшәргә көч бирә.
Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге формалашу чорында чирек гасыр дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы олы юл үтте. Ул юлның әһәмияте һәм нәтиҗәсе - бәһаләп бетергесез. Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар, төп үзенчәлекләрен югалтмыйча, үзара берләшә алды.
Россия Федерациясе - ныклы үсештә булган көчле дәүләт. Ул - безнең тарихи Ватаныбыз, биредә, күпмилләтле уртак гаиләбездә, халыкларга яшәү һәм хезмәт итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бары тик көчле Россия генә Татарстанның киләчәктә уңышлары һәм татар халкының этник-мәдәни үсеше нигезе булып тора.
Татар халкының абруе күп очракта республикабызның һәм аерым ватандашларыбызның төрле өлкәләрдәге казанышларына бәйле. Алар - безнең горурлыгыбыз. Татар халкының һәм Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкларның эш сөючәнлеге һәм фидакарь хезмәте югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең танылган лидерларыннан һәм алдынгы үсештә булган субъектларыннан берсе, ул халыкара мөнәсәбәтләрдә актив катнашучы.
Гомуми глобальләшү һәм дөньяви мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе - татар халкы өчен дә олы сынау ул. Мондый шартларда борынгыдан килгән мирасыбызны саклау, арттыру, киләсе буыннарга тапшыру өстәмә кыенлыклар тудыра. Шуңа да телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны, тарихыбызны саклап калу һәм аны балаларыбызга тапшыруның заманча юлларын эзләп табу бик мөһим. Төп максатыбыз - милли үзенчәлегебезне югалтмау һәм моның өчен һәркем үз көченнән килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.
Кадерле милләттәшләр! Бердәм булып, бөтен дөнья татарлары үзара ярдәмләшеп яшәсәк, тарихи һәм рухи ватаныбыз Татарстан белән бергә булсак кына, юлыбыздагы бөтен авырлыкларны җиңәрбез, югары максатларга ирешербез дип ышанабыз.
Милләтнең көче - халык бердәмлегендә!







Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    307
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    445
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    809
    0
    2