Шәһри Казан

Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап дөнья күрде

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына санаулы көннәр калып бара. Шушы дөньякүләм чарага әзерлек көннәрендә татар конгрессының 25 еллыгына багышланган китап-альбом дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

Реклама


Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләү сүзе белән ачылып китә.
Басмада татар конгрессының чирек гасыр вакыт тарихына багышланган очерклар, истәлек-хәтирәләр, күпсанлы фотодокументлар урын алган. Шулай ук китапта конгресс эшчәнлегенә карата фикерләр дә тупланган.

Китапның автор-төзүчесе - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшли торган мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, танылган журналист Мөнирә Сәгыйдуллина. Басма "Ак бүре" нәшриятында чыгарылды.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае 2-6 август көннәрендә Казанда узачак. Татарстанга Германия, Канада, АКШ, Польша, Нидерланд, Финляндия һәм дөньяның башка - барлыгы 40тан артык иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1 мең делегат киләчәк.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    61
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ