Шәһри Казан

Бушлай аноним тест тапшыр

21-30 август көннәрендә Казанда ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «Җиңү өчен тест. Test to win» акциясе узачак. Махсус җиһазландырылган чатырда һәм Бауман урамында урнашачак күчмә мобиль комплекста казанлылар түләүсез, аноним рәвештә, документларсыз ВИЧка экспресс-тест уза ала.

Реклама

Акциядә катнашучылар табиблар белән киңәшләшү, шулай ук төрле активлыкларга кушылу мөмкинлеге алачак. Программада шоу-биз­нес вәкилләре, сәясәтчеләр һәм спортчылар белән очрашулар да планлаштырылган. Тест тапшыру өчен ишекләр билгеләнгән көннәрдә 13.00– 21.00 сәгатьләрдә ачык булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: