Шәһри Казан

Быел балсыз калмабыз

Май айларында умартачылар бал булмас быел дип борчылганнар иде. Тик уңышның нинди буласын бары русларның Баллы Спас бәйрәменнән соң гына ачыклап булачак, диләр үзләре. Ягъни 14 августтан соң, быелгы уңышка нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак.

Умартачылар әйтүенчә, августның икенче яртысында бал кортлары кышка әзерләнә башлый. Җәй салкын, яңгырлы булуга карамастан, балсыз калмабыз, ди умартачылар.

Татарстанның Умартачылык буенча идарәсе директоры Рашит Сафиуллин әйтүенчә, быел юкә балы азрак. Аның каравы карабодай, рапс, көнбагыш балы мулдан булачак.

Реклама

Татарстан исә бал җитештерү буенча Россиядә алдынгылар рәтендә санала. Республикада барлыгы 14,5 мең умартачы санала. Балның килосын уртача 250-300 сумнан саталар. Быелга балга бәяләр былтыргы белән чагыштырганда артмаган кебек. Базарда 3 литрлы банкадагы яңа бал өчен 1200 сум тирәсе сорыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: