Шәһри Казан

Быел июль гадәттәгедән эссерәк киләчәк

Август белән сентябрь ае коры киләчәк, ә июльдә температура нормадан артык булыр дип көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе быелның вегетацион чорына үз фаразларын әйтте.

- Июльдән тыш, апрельдән алып сентябрьгә кадәр температура нормада булачак. Июльдә исә хәйран эссе булмагае, - ди метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.
Аның сүзләренчә, апрель-июльдә явым-төшем дә нормада каралганча булачак, ә менә җәй ахыры-көз башында явым-төшем урып-җыюга комачау итмәс кебек.

Реклама

Фото: prokazan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: