Шәһри Казан

Быел Казанда 9 укучы аттестатсыз калган

Казанда быел 9 укучы аттестатсыз калган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Реклама

Гомуми урта белем турында документтан республика буенча барлыгы 14 кеше мәхрүм калган. Былтыр мондый 31 бала булган. Шул рәвешле, аттестат алмаган укучылар өлеше 0,2 дән 0,09 процентка кадәр кимегән. Андыйларны бөтенләй мөмкинлексез калдырмыйлар: сентябрьдә алар математика буенча белемнәрен яңадан сынап карый алачак.

Аттестат алмаучыларның күбесе Казанда яши. Вахитов һәм Идел буе районында - 5, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында - 3, Совет районында 1 укучы. Яңа Чишмә, Әлки, Яшел Үзән районнарында берәр укучы мәктәптән документ белән чыгу бәхетенә ирешә алмаган, дип яза Татар-информ.

Министр аттестатсыз калучыларның елдан-ел кимүен билгеләп узды. 2013 елда "кара" исемлектә - 110, 2014 елда - 151, 2015 елда - 138, 2016 елда 31 укучы булган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: