Шәһри Казан

Быел Татарстанга 175 мең мигрант килгән

Татарстан халыклары ассамблеясы республикада милли миграция сәясәтен, этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуда зур эш алып бара. Әлеге максаттан ассамблея, милли-мәдәни автономияләр рәисләре, дәүләт структуралары җитәкчеләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында, өч айга бер тапкыр түгәрәк өстәлләр оештыра. Миграция мәсьәләләренә кагылышлы чираттагы түгәрәк өстәл узган атнада Халыклар дуслыгы йортында үтте. Чарада...

Реклама

Ассамблея советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров сүзләренчә, күп кенә район җирлекләрендә милли-мәдәни оешмалар булдыру зарур.

- Без моны узган атнада гына Азнакайда чираттагы Халыклар дуслыгы йорты ачылу чарасында күрдек. Анда әлегә рус һәм чуваш бүлекләре генә эшли. Ә безгә тәкъдим ителгән милли ризыклардан күренгәнчә, анда 12 милләт вәкиле яши. Әгәр дә районда билгеле бер милләттән булган 100дән артык кеше яши икән, оешма төзергә кирәк. Әлеге саннарга нигезләнеп эшләгәндә, украин - ун, әрмән - җиде, белорус - җиде, үзбәк - биш, әзәрбайҗан җирле оешмасы өч районда эшләргә тиеш. Районнарга милли-мәдәни автономия рәисләре шәхсән үзләре барырга, җирле җитәкчелек белән очрашып сөйләшергә тиеш дип саныйм. Тагын бер җиткерәсе килгән сүзем: ерак һәм якын чит илләрдән килеп беренче курска укырга кергән студентлар белән очрашулар оештыру мөһим. Казах милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев кына очрашты дип беләм. Калган автономия рәисләренә дә кагыла бу. Татарстан уку йортларында 100дән артык илдән 9 меңгә якын студент укый. Аларның 2 меңнән артыгы - Үзбәкстаннан, мең ярымы - Төрекмәнстаннан, 1300е - Казахстаннан. Һиндстан, Кыргызстан, Таҗикстаннан да күп килделәр, - дип сөйләде Николай Владимиров.

Татарстанга эшкә килүче мигрантларның саны да арта бара. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Артем Кузнецов сүзләренчә, быелның сигез аенда республикага якын чит илләрдән 175 мең кеше килгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу - 16 процентка күбрәк. Казахстаннан килүчеләрнең саны - 40, Үзбәкстаннан - 18, Таҗикстаннан - 17,4, Әзәрбайҗаннан 12 процентка арткан. Мигрантларның 53 процентын Үзбәкстан кешеләре алып тора. Саннарга күчергәндә, бу - 64 мең кеше дигән сүз.

- Аларның безгә килүләренең төп сәбәбе - эшкә урнашу. 53 илдән килгән 1,7 мең кешегә эшкә урнашырга рөхсәт бирелде. Аларның күбесе төзелеш, коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшли. Мигрантларга бирелгән патент Татарстан бюджетын 469 миллион сумга арттырды, - дип билгеләп үтте Артем Кузнецов.

Спикер үзенең чыгышын милли-мәдәни оешмалар рәисләрен киләсе елда булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ватандашлары арасында аңлату эшләре алып барырга чакырды.
Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкиле Риназ Гасимов, мондый аңлату эшләренең мөһим булуын ассызыклап, мигрантлар арасында кайбер төр җинаятьчелекнең артуын хәбәр итте.

- Кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян китерү, көчләү һәм урлау кебек җинаятьләр саны берничә тапкырга артты. Җинаятьчеләрнең күп өлешен Урта Азиядән килүчеләр алып тора, - диде ул.
Ел башыннан суд приставлары тарафыннан 641 кеше үз иленә җибәрелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 24 процентка күбрәк. Аларны үз илләренә кайтарып җибәрү өчен билетлар алуга федераль бюджеттан 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: