Шәһри Казан

Быелгы Мөселман яшьләре форумы Мөхәммәд Пәйгамбәр тормышына багышлана

Җәй - яшьләр өчен лагерь, төрле форумнар, кызыклы очрашулар вакыты. Ял итә-итә дә белем туплап була бит. Әйтик, 15-22 июль көннәрендә узачак IV Мөселман яшьләре форумында ислам дине нигезләре буенча белемнәрне тирәнәйтергә мөмкин.

Реклама

Форум ел саен изге Болгар җирендә урнашкан чатырлы лагерьда оештырыла. Биредә республика яшьләреннән тыш, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия рес­публикасы, Киров өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Подольск, Мари Эл, Свердлау өлкәләреннән дә 150гә якын катнашучы көтелә. Чарада бары тик 18-35 яшьлекләр генә катнаша ала. Форумны Татарстан Республикасы Мөселманнарының диния нәзарәте оештыра. Чыгымнарны да ул каплый. Димәк, биредә катнашу бушлай. Чит төбәкләрдән килгән яшьләр генә юл чыгымнарын үз өстенә ала.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы форум Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) тормышына багышланган булачак. Чакырылган кунаклар арасында пәйгамбәрләр нәселеннән булган ислам дине белгече Әбдерәхим Лакрим, Әбдераззак Саади да бар. Әбдерәхим Лакрим форумда инде дүртенче ел рәттән бик теләп катнаша икән. Быел ул яшьләр өчен дәресләр оештыра.

- Бер-береңне диалогсыз аң­лап булмый. Бу форум - яшьләрне бер-берсе белән аралаштыру, башка төбәкләр белән тәҗрибә уртак­лашу чарасы да әле. Бүгенге көн кичәгедән яхшырак булырга тиеш дигән гыйбарә дә бар бит. Алган белемнәрең дә көн саен артып торырга тиеш. Әлеге форумнан соң яшьләр төпле белем тупларлар дип уйлыйм, - диде Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, дүртенче ел рәттән үткәрелгән чараның максатлары белән таныштырып.
Форум - яшьләрне социаль һәм дини активлыкка өндәү чарасы да. Бер атна дәвамында яшьләр ислам дине нигезләрен, дин тарихын, пәйгамбәрләр тормышы турында өйрәнәчәкләр, ләкин форум дини белем тирәсендә генә бармаячак. Әйтик, Җәлил хәзрәт Фазлыев яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезенә төшендерә.

- Бу теманы без юкка гына сайламадык. Гаилә кыйммәтләре форумыбызга туры килә. Пәйгамбәребез - моның ачык мисалы. Ул гаиләне зурлаган, аны кадерләгән, - ди Камил Сәмигуллин.

Зәкәрия хәзрәт Тимерханов «Ба­ла тәрбиясендә Пәйгамбәр үрнәге» темасына лекция укыячак. Биредә, спорт, психология, стилист-визажист, интеллектуаль уеннарга да урын булачак. Ир-егетләр өчен джиу-джитсу буенча мастер-класс та оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, рухи һәм физик камиллек бер-берсен тулыландырачак.
Мөселман форумы булгач, ислам дине кануннары буенча, егетләр белән кызлар чараларда аерым-­аерым катнаша. Кайбер дәресләр генә бергә булачак. Форумда ислам нигезләре буенча яшәмәүчеләр дә очрый, ләкин алар да башкалар белән бергә биш вакыт намазга баса. Оештыручылар, бу егет-кызлар да тормышларын дин белән бәйләрләр, дип ышанып кала. Биредә чит ил кунаклары, башка төбәк вәкилләре дә булганга, форум, нигездә, рус телендә барачак. Татар теле өчен аерым бер көн билгеләнгән. Бу көнне яшьләр, Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, Сабан туенда катнашачак.

- Форумда катнашу өчен 200 кеше гариза җибәрде. Шунысы сө­ендерә: араларында рус мөселманнары күп иде. Сайлап алганда, чит төбәкләрдән килгән катнашучыларга өстенлек бирдек. Алар белән танышасыбыз килде. 16-17 яшьлекләр дә форумга барырга бик тели, ләкин бездә яшь чикләве бар. Киләсе елга, насыйп булса, 200 кеше җыярга исәплибез, - ди Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Форум - мөселман яшьләрен кавыштыручы чара да әле. Дүрт ел эчендә инде сигез никах укылган.
- Төп максатыбыз гаилә кору булмаса да, без бу сигез никахыбыз белән горурланабыз. Бездә кавышкан парлар форумда соңрак гаиләләре белән катнаша. Быел гаиләле кешеләрнең күп булуы да яхшы күрсәткеч. Алар әле өйләнешмәгәннәргә төрле киңәшләре белән ярдәм итә, - ди Айгөл Биктимерова.

Алдагы елларда яшьләр кыр шартларында тукланса, быел ашау-­эчү Болгарның Икмәк музеенда булачак. Һава торышы тотрыксыз булу сәбәпле, катнашучыларга җылырак киенергә, резин итекләр белән чатыр алырга киңәш иттеләр.

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, бу форумның Россиядә аналоглары юк. Дагыстан, Кавказ, Чечня, Мәскәү, Чувашиядә мөселман яшьләре форумы уза. Масштабы ягыннан республика форумы алардан шактый зуррак.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 май 2018 - 10:53
    Төпсез чиләкләр Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.
    181
    0
    1
  • 20 май 2018 - 10:43
    «Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!» Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.
    108
    0
    0
  • 20 май 2018 - 10:10
    60
    0
    0
  • 20 май 2018 - 09:38
    Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз! Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.
    64
    0
    0
  • 19 май 2018 - 13:00
    Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя» Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.
    2315
    0
    11
  • 19 май 2018 - 12:40
    Афиша 21-27 май
    171
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:35
    115
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    262
    0
    5
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    157
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    190
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    105
    0
    0
  • 18 май 2018 - 20:01
    Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде Редакциябезнең талантлы һәм тәҗрибәле журналисты Дилбәр Гарифуллина күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    183
    0
    2
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 май 2018 - 20:04
    Казан марафоны җиңүчеләре билгеле булды Казанда бүген "Казан марафоны" уздырылды. Әлеге спорт бәйрәме Россиядә 3нче тапкыр үткәрелә һәм иң зур стартларның берсе булып тора. Быел стартка 10,5 мең кеше чыкты.
    22
    0
    0
  • 15 апрель 2018 - 10:48
    Вакулюклар хикмәте Элегрәк коллекция туплаучылар күп иде – сирәк очрый торган тиен акчалар, значоклар, маркалар, открыткалар, конфет тышларын җыючылар дисеңме. Заманалар үзгәреп, «бик алдынгы карашлы» булырга теләп, күп кенә җиһазлар, палас-чигешләр, китап-картиналар чүплеккә ташланды. Кая инде ул коллекция туплау – халык мал җыю, кесә калынайту белән мәшгуль хәзер. Шырпы кабындагы марка белән значок җыеп утырырга тиле ди ул сиңа.
    443
    0
    1
  • 15 апрель 2018 - 09:34
    Шаляпинның «антрепренеры» Хәйрулла  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат Арслановның бөек җырчы Федор Шаляпин турында язган язмасын тәкъдим итәбез.
    355
    0
    0
Ночной режим