Шәһри Казан

Быелның 9 мартыннан ана капиталын куллануда чикләүләр кертелгән

Быелның 9 мартыннан гамәлдә булган закон нигезендә ана капиталын куллануда чикләүләр кертелгән. Хәзер аны микрофинанс оешмалары белән төзелгән килешүләр нигезендә алынган фатирлар, шундый төр оешмалардан алынган кредитлар, заемнарны каплар өчен кулланып булмый, дип хәбәр итә Татарстан Пенсия фондының Казандагы Совет районы бүлекчәсе матбугат хезмәте. Элегрәк сертификат иясе йорт салу, торак...

Быелның 9 мартыннан гамәлдә булган закон нигезендә ана капиталын куллануда чикләүләр кертелгән. Хәзер аны микрофинанс оешмалары белән төзелгән килешүләр нигезендә алынган фатирлар, шундый төр оешмалардан алынган кредитлар, заемнарны каплар өчен кулланып булмый, дип хәбәр итә Татарстан Пенсия фондының Казандагы Совет районы бүлекчәсе матбугат хезмәте.

Реклама

Элегрәк сертификат иясе йорт салу, торак алу өчен кредит бирә торган теләсә нинди оешма белән килешү төзи ала иде. Хәзер исә микрофинанс организацияләре белән эш итү тыела. Шулай ук килешү төзелә торган оешмага, кооперативка дәүләт теркәлүе үткәненә кимендә 3 ел узган булуы мөһим дигән таләп тә куела.
Микрофинанс оешмаларына килгәндә, алар Казанда бихисап. Әйтик, «Быстро деньги", "Срочно деньги" кебек оешмалар шулар рәтендә, ягъни кыска вакытка кредит, заем биреп торган оешмаларны шулай дип атыйлар.

Ана капиталын сертификат алучыларның күбесе торакны яхшырту максатында тота, яңа закон нигезендә, торак өчен алынган кредитларны дәүләт ярдәме белән каплаучылар кимемәс, анысы. Ә менә билгеле булмаган банклар, риелторлар аша ана капиталын акчага әйләндереп әвеш-тәвеш китерүчеләргә чик куелыр, мөгаен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: