Шәһри Казан

Бюджеттагыларның хезмәт хакы 7%ка арта

Шулай ук киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

2020 елда Россиядә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7 процентка артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуановка сылтама белән РИА Новостига сылтама белә Татар-информ хәбәр итә.

Шулай ук киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Димәк, бюджет инфляция хезмәт хакы һәм пенсияләр югалмасын өчен төзелгән.

Реклама

"Киләсе елга бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсеше 7 процент тәшкил итәчәк, ә киләсе елга фаразлаулар буенча, без инфляциянең үсешен 3 тән 4 процентка кадәр дәрәҗәдә фаразлыйбыз", — дип билгеләп үтте Антон Силуанов.

Киләсе елда икътисад үсешен дәвам итәчәк, яңа эш урыннары булдырылачак, хезмәт хаклары да артачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: