Шәһри Казан

«Өч сүз» проекты татар телен белүчеләр сафын арттыра

«Чын татар ул - әби-бабайлары татар булганнар түгел, ә оныклары татар булган кеше», - дип белдерә Мәскәүнең төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре. Татар телен саклап калу өчен алар «Өч сүз» дигән яңа проект башлап җибәргән. Бу елдан Мәскәү татарлары бер‑берсе белән бары туган телдә генә аралашачак.

- Чит төбәкләрдә татарча бер сүз белмәүче татарлар күп. Безнең төп максат - Мәскәүдә ике татар очрашканда бер-берсенә кимендә татар телендә өч сүз әйттерү. Туган телдә өч сүз өйрәнү авыр әйбер түгел бит. Аны башкалар да ишетә, балаларыбыз отып ала, бәлки шуннан татар теле белән дә кызыксынып китәрләр, - дип белдерде «Өч сүз» проекты матбугат сәркатибе Асия Баткаева.
Социаль марафон Мәскәү шәһәрендә барачак. Автономия җитәкчеләре инде татарча сөйләшүгә өндәүче төрле плакатлар, белдерүләр әзерләгән. Анда татарлар турында танылган кешеләрнең әйткән сүзләреннән өзекләр китерелгән. Интернетта татарлар арасында мәгълүмат таратканнар. Оештыручылар фикеренчә, бу милли рухны күтәрүгә зур этәргеч булачак.

- Мин үзем озак еллар Петербургта яшәдем, әти-әниләрем татарча сөйләшсә дә, үзем туган телемне белмим. Бәлки шул мине әлеге проектта катнашырга этәргәндер дә. Хәзер татар теле буенча белемемне камилләштерәм. Проектка алынганчы, ике ел дәвамында идиш, әрмән, чечен телләрен үстерүгә юнәлтелгән чараларны өйрәндек. Татарстанда да телне саклау буенча зур проектлар бар. Ләкин болар барысы да күп чыгым сорый, шуңа да без социаль марафонга тукталдык, - дип сөйләде Асия.

Реклама

Барлык татарларның бары 36 проценты гына Татарстанда яши, калганнары Россиянең төрле төбәкләренә таралган. Мәскәүдә татарлар саны 149 043кә (1,3 процент) җитә. «Өч сүз» проекты җитәкчеләре Мәскәүдә башланган чараны башкалар да отып алыр дип өметләнә. Инде Европада да әлеге проект белән кызыксынганнар.

Үткәнен, үз тамырларын хөрмәт иткән кешене генә якты киләчәк көтә. Автономия җитәкчеләре татар телен оныкларга, оныкчыкларга җиткерә алуларына ышана.

Татарлар үз туган телен белмәгән бер дәвердә, башка милләт яшьләре татар телен өйрәнә. Моңа нәрсә этәргеч бирде икән? Әйдәгез үзләреннән сорыйк.

Темирлан Турсунбаев (Казахстан):
- Татар телен, Татарстанга күченгәч, мәктәптән үк өйрәнә башладым. Башта мине рус төркеменә билгеләделәр, ләкин үз теләгем белән, татар сыйныфына күчтем. Телне өйрәнү авыр булмады, казах белән татар теле охшаш бит. Кызганыч, Татарстанда яшәсәм дә, күбрәк рус телен ишетәм. Татар танышларым арасында да сөйләшүне «Исәнмесез!» яки «Сәлам» дигән сүзләрдән башлаучылар юк диярлек. Күп очракта үзем татарча сүз башлыйм. Якын киләчәктә Татарстан белән Казахстан арасында мәдәни, гуманитар, икътисади өлкәләрдә арадашчы буласым килә. Ә татар теле миңа бу максатка ирешергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Халыкны белү өчен иң беренче аның телен яхшылап өйрәнергә кирәк.

Али Халид (Нигерия):
- Татар телен әле узган елның сентябрь аеннан гына КФУда өйрәнә башладым. Татарлар арасында яшәгәч, сезнең телне белүне үземә шарт итеп куйдым. Мин, гомумән, төрле телләр белән кызыксынам. Башка телләрдәге кебек татар телендә иркен аралашасым килә. Муса Җәлилнең шигырьләрен яратам, аны зур сәхнәләрдә сөйлим. Кызганыч, әлегә ул шигырьләрне рус телендә генә укый алам.

Аяна Исаева (Кыргызстан):
- Университетта кытай телен үзләштерәм. Мәктәптә инглиз һәм төрек телләрен укыдым, өйдә үз телемдә кыргызча, дуслар белән русча аралашам. Ә татар теле күңел өчен. Миңа сезнең тел ошый, ул су агымы кебек матур яңгырашлы. Татар телен өйрәнгәндә, һәрвакыт кыргыз теле белән чагыштырдым, алар шундый охшаш. Мәктәптә укыганда ел саен татар теле буенча олимпиадаларда катнаштым, 11 нче сыйныфта милләтара олимпиадада җиңүче булдым. Татар телен белүем югары уку йортына керергә бик нык ярдәм итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: