Шәһри Казан

Чаллыда 190 килолы ир-ат коронавируска каршы прививка ясаткан

Михаил Можевитин - Чаллыда танылган видеооператор, ул телевидение үсешенә зур өлеш керткән.

Шикәр чире буенча II төркем инвалид. Шулай ук гипертония белән авырый - кан басымы 130дан 220 гә кадәр күтәрелергә мөмкин, ә көндәлек эш басымы - 98-110 урынына - 150-156. Аңа 56 яшь, буе -176 сантиметр, авырлыгы - 190 килограмм.

— Җәмгыятьтә йөргән тискәре бәяләмәләргә карамастан, мин коронавируска каршы вакцина кадатырга булдым. Моңарчы медицинада эшләүче танышларым һәм туганнарым белән бу хакта киңәшләштем. Санкт-Петербургта кызыл зонада эшләүче сеңлем һәм Чаллыда диабет буенча дәвалау уздырган медперсонал минем әлеге гамәлемне хуплады", - диде ул.

Реклама

22 гыйнварда Михаилга COVID-19тан беренче прививка ясаганнар. Вакцинадан соң бернинди катлаулыклар килеп чыкмаган. 12 февральдә аңа икенче прививка кадарга ниятлиләр.

"Чаллылыларга интернетта таратыла торган мәгълүматка ышанмауларын сорар идем. Мин моңа тере мисал", - дип нәтиҗә ясады Михаил.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: