Шәһри Казан

Чаллы "бәби-бум" буенча рекорд куйды

Татарстанның Кама балалар медицина үзәгендә 7 меңенче сабый туган. Ул ир бала, авырлыгы 3430 грамм һәм буе 53 сантиметр булган. Әти-әниләре әле аңа исем уйламаган һәм үзләре хакында да мәгълүмат бирергә теләми. Күз тияргә мөмкин, дип яза "Шәһри Чаллы" . Чаллыга бала табарга Татарстанның ерак районнарыннан да киләләр, чөнки биредә...

Татарстанның Кама балалар медицина үзәгендә 7 меңенче сабый туган. Ул ир бала, авырлыгы 3430 грамм һәм буе 53 сантиметр булган. Әти-әниләре әле аңа исем уйламаган һәм үзләре хакында да мәгълүмат бирергә теләми. Күз тияргә мөмкин, дип яза "Шәһри Чаллы" .

Чаллыга бала табарга Татарстанның ерак районнарыннан да киләләр, чөнки биредә шартлар яхшы, табиблар тәҗрибәле. Быел гына да биредә 1500ләп хатын-кыз бала тапкан. Чаллы бала таптыру буенча узган ел рекордын кабатлады дисәк тә була: монда 2015 елда 7017 нарасый дөньяга килгән иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: