Шәһри Казан

Чаллыда гадәти булмаган комедия күрсәтелә

Бүген Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән гадәти булмаган комедия була. "Бу музыкаль комедияне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез җылы кабул итте. Шаян чыгышларны тыңлап, рәхәтләнеп көлделәр, ә моңлы җырларыбыз уйландырды, моңландырды. Чаллы халкы да бу программаны яратыр, дип ышанабыз. Хөрмәтле дуслар, килегез, тормыш мәшәкатьләрен...

Бүген Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар" дип исемләнгән гадәти булмаган комедия була.

"Бу музыкаль комедияне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез җылы кабул итте. Шаян чыгышларны тыңлап, рәхәтләнеп көлделәр, ә моңлы җырларыбыз уйландырды, моңландырды. Чаллы халкы да бу программаны яратыр, дип ышанабыз. Хөрмәтле дуслар, килегез, тормыш мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял итегез", - ди җырчы Айгөл Бариева.

Реклама

Комедия театр артисты Раушан Шәриф сценарие буенча куелган. Анда Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, яшь артист Азат Фазлыев, биючеләр катнаша, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: