Шәһри Казан

Чаллыда сырхауханәләр кайчан ачылачак?

Казанда декабрь аена күп кенә сырхауханәләр ремонттан соң ачылачак дип укыдым. Чаллыдагы сырхауханәләр кайчанга өлгерер икән? Сәрия Камалиева, Чаллы. Татарстанда сырхауханәләрне яңарту программасы эшли башлады. Аның кысаларында, республикада 197 объектны яңартырга җыеналар. Быелга декабрь аена аларның 75е куллануга тапшырылыр дип көтелә, киләсе елга 122сен төзекләндерү ниятләнелә. - Чаллыдагы сырхауханәләрне төзекләндерүгә...

Казанда декабрь аена күп кенә сырхауханәләр ремонттан соң ачылачак дип укыдым. Чаллыдагы сырхауханәләр кайчанга өлгерер икән?

Сәрия Камалиева, Чаллы.

Реклама


Татарстанда сырхауханәләрне яңарту программасы эшли башлады. Аның кысаларында, республикада 197 объектны яңартырга җыеналар. Быелга декабрь аена аларның 75е куллануга тапшырылыр дип көтелә, киләсе елга 122сен төзекләндерү ниятләнелә.

- Чаллыдагы сырхауханәләрне төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Анда эш Казандагыдан ким түгел. Чаллыдагы беренчел звено объектлары 40 ел элек проектланган. Аларның мәйданнары бик зур. Шәһәр сырхауханәләрендә көн саен 900гә якын төзүче эшли. Бу мәсьәләне шәһәр мэры контрольдә тота. Үзебез дә атна саен диярлек объектлардагы эш барышын карап кайтырга тырышабыз. Яңартыла башлаган Чаллы сырхауханәләрендә эш декабрь азагына кадәр төгәлләнер дип ниятлибез, - диде сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: