Шәһри Казан

Чаллылар суны самавырдан ала (+фото)

Кама Тамагы районы Чаллы авылы халкы суны самавырдан ала. Авылның чишмәсе өчен Чаллы авылы кешеләре: бертуган Насыйровлар, Айрат Нигъмәтуллин, Дамир Гыйлаҗев, Илсур Гыйльметдинов, Рамис Гомәров, Раиф Вәлиев корылма ясап куйган.

Ә шул өйнең эчендә зур гына самавыр урнашкан. Монысын да авыл халкы үзе ясаган. Бу чишмә - самавырны күрергә күрше авыллардан да киләләр икән. Чишмә алдында исә чәчәкләр үсеп утыра. Авыл халкының үз тырышлыгы белән шундый матур ял итү урыны булдыруына сокланмый мөмкин түгел.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: