Реклама
Чаллыда бүген көндез күпкатлы йорт янында бер ир-атның гәүдәсе табыла. "Чаллы хәбәрләре" язганча, полициягә урамнан үтеп баручылар шалтыраткан.
Ачыкланганча, ир-ат ни өчендер 11 каттан җәймәләр ярдәмендә төшәргә тырышкан. Нәтиҗәдә, ул ычкынып китә һәм аска тәгәри. Ни кызганыч, аның бу гамәле бик аянычлы тәмамлана.
Хәзерге вакытта үлгән кешенең шәхесе билгеләнә. Фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз