Шәһри Казан

Чәчтарашханәләрдә кулланучы почмаклары булырга тиеш

Быел август аенда Казанда Worldskills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге чарада 56 компетенция буенча 60 илдән килгән 1500дән артык кеше катнашачак. Worldskills Татарстан башкаласын туристик өлкәдә тагын да танытырга мөмкинлек бирә.

Һәр турист күпмедер дәрәҗәдә кулланучы. Транспорт өлкәсендә, кунакханәләрдә, күңел ачу хезмәтләрендә. Шуңа да шәһәребезне яхшы яктан күрсәтү мөһим. Аеруча кулланучылар хокуклары саклануга зур игътибар бирергә кирәк. Моны күздә тотып, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында «Worldskills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты алдыннан парикмахер хезмәтләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Дөньякүләм чара алдыннан әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре, закон ягыннан мөһим аспектлары турында сөйләштеләр.

Реклама

Халыкның парикмахер хезмәтләреннән канәгать булу-булмавын тикшерү максатыннан, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы кулланучылар арасында сораштыру уздырган булган. Барлыгы 568 респондент катнашкан. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларның 160ы парикмахерга аена бер тапкыр бара икән. Ни хикмәт, 100 кеше, елына бер генә тапкыр чәчһәвәскә барам, дип җавап биргән. Халык парикмахер хезмәтен сайлаганда бәясенә, эшнең сыйфатына, салонның урнашу урынына, аннары гына рекламага игътибар итә. Сыйфатка килгәндә, кызганыч, 60 процент кеше генә парикмахерлардан канәгать. Күпләр хезмәткәрләрнең дорфалыгыннан, күрсәткән хезмәтнең сыйфатсыз булуыннан, начар җайланмалардан, тиешле документлар: элемтә өчен телефоннар, шикаятьләр китабы һәм башкалар булмаудан зарланганнар.

Кулланучылар почмагы булмау да мөһим җитешсезлекләрнең берсе.
– Алар күбесендә бар, әмма бернинди мәгълүмат җиткермиләр. Законда кулланучы почмагы дигән төшенчә юк. Еш кына аны клиентлар өчен стенд, сатып алучы өчен мәгълүмат җиткерү тактасы дип йөртәләр. Ничек кенә аталмасын, аның төп максаты – халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерү, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органында кулланучылар базарын үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин.
Кулланучылар почмагында хезмәт күрсәтү кагыйдәләре, оешманың элемтә өчен телефон номерлары, адреслары язылырга, килешүнең үрнәкләре, эш нәтиҗәләрен чагылдырган фотолар, ташламага ия категория исемлеге урын алырга тиеш. «Чемпионат алдыннан парикмахер хезмәте күрсәтелә торган урыннарда кулланучы почмакларын тәртипкә китереп бетерергә кирәк», – диде юрист Марсель Шаһидуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: