Шәһри Казан

“Чемпионат кунаклары Казанга турист булып әйләнеп кайтсын өчен, бөтен потенциалыбызны күрсәтәсе килә”

Ворлдскиллс чемпионаты узган көннәрдә башкалабызда бик күптөрле мәдәни чаралар уза.

Мәдәни фестиваль программасында  инсталляция тамашасы, концерт программалары, спектакльләр, күргәзмәләр, осталык дәресләре  чаралары бар.

Казан Кремлендәг проекцияле музыкаль шоуны кичә генә дә 28 мең кешекараган. Шоу республика тарихын чагылдырган.
«Казан Экспо» күргәзмәләр залында узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, башкалабыз белән танышкан чемпионат кунаклары Казанга кабат турист буларак кире әйләнеп кайтырга тиеш.
– Шуның өчен республиканың бөтен потенциалын күрсәтәсе, аларны кызыктырырлык чаралар оештырасы килде, – диде ул.

Министр үзләренең ялларын бүлеп эшкә чыккан театр артистлары һәм хезмәткәрләренә рәхмәтен белдереп, алар эшкә бик теләп чыкты, дип билгеләп узды. Камал театры эшче һөнәрләр чемпионатын истә тотып, аерым программа әзерләгән алар. Төрле театр цехлары Камал бинасы каршындагы мәйданда мастер-класслар үткәрделәр. Бутафор, грим-парикмахер,сәхнә монтажлаучы,тегүче, курчак ясау осталары үзләренең эшләре белән таныштырды. Чарага керү ирекле. Киләсе мастер-класс 27 августта театр каршындагы мәйданда сәгать 11дән 15кә кадәр булачак.

Реклама

Дөнья чемпионатының мәдәни программасы чаралары Казан паркларында һәм Кабан күле яр буендада уза. Ярышлар барган көннәрдә биредә концертлар, фестивальләр, кино күрсәтү, башкалахалкы, чемпионат кунаклары һәм туристлар өчен мастер-класслар оештырыла. Министр сүзләренчә, кунаклар бигрәк тә фольклор коллективлары чыгышларын үз итә.

Алар үзләре дә интерактив чараларда теләп катнаша икән.
– Печән базары фестивале дә зур кызыксыну уятты. Анда 20 меңнән артык кеше булды, – диде ул.
 
Казан музейлары шулай ук WorldSkills чемпионатына әзер – бу көннәрдә алар тамашачыларга үзләренең иң яхшы күргәзмәләрен тәкъдим итә.
Г.Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында исә «Хезмәт кешеләре» күргәзмәсе эшли. Экспозицияне 31 августка кадәр күреп булачак.Күргәзмә Татарстанда эшче һөнәрләр елына һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышлана. Экспозициягә Казанның яшь рәссамы Руслан Ибраһимовның 20 эше кергән. Аларның һәркайсында төрле һөнәр ияләре образлары сурәтләнгән.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: