Шәһри Казан

Чемпионатта 600 медицина хезмәткәре кизү торачак

Казанда узачак Спортның су төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына санаулы гына көннәр калып бара. Бәйрәмгә 100 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Спортчыларның ашаган ризыкларын көненә өч тапкыр тикшереп торачаклар, халыкка 600дән артык медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтәчәк.

Чемпионат барышында медицина ярдәме күрсәтү, куркынычсызлык кагыйдәләре турында "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чемпионатта медицина буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлыгы 50 миллионга якын чыгым тотылганлыгы хакында хәбәр итте.

- Әлеге чараның статусы бик югары, шуңа да аңа ныклап әзерләнергә кирәк. Универсиаданың ачылыш тантанасы башланырга биш сәгать кала медицина ярдәме сорап 300 кеше мөрәҗәгать иткән булган, димәк, бу юлы да медицина хезмәткәрләренең аеруча да сизгер булуы кирәк. Спортның су төрләре буенча ярышларда шәфкать туташларыннан батучыларны дөрес коткара белү кебек осталыклар да сорала. Чемпионат өчен санитар транспорт та яңартылды.12 яңа реанимобиль кайтартылды. Кунакларны, спортчыларны ул бу була калса республиканың 6 хастаханәсе кабул итәргә әзер. Әлеге медицина учреждениеләренең резервлануы казанлыларга планлы рәвештә дәваланырга комачау итмәячәк, - диде Адел Вафин.

Роспортребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, суның чисталыгына, ризыкларның сыйфатлылыгына зур игътибар биреләчәк. Чемпионат спортчылары яшәячәк "Спортчылар авылы"н, кунакханәләрне төрле инфекцияләр, чебен-черкиләрдән арындыру эшләрен башкарганнар инде. Ә Казан аэропортында кунаклар килер алыннан гына эшне башлаячаклар. Башкалага дөньяның төрле почмагыннан, шул исәптән артта калган илләрдән дә спортчылар киләчәк. Төрле вируслар, инфекцияләрдән саклану максатында пешекчеләргә, тәртип сакчыларына, волонтерларга, төрле авырулардан саклану өчен прививкалар ясатылган.

Реклама

- Универсиада барышында, инфекцияләр йоктырып авыручылар теркәлде, әмма, бу күбесенчә үзебездә очраган авырулар: грипп, эчәк инфекцияләре иде. Бу юлы да читтән куркыныч инфекцияләр керер дип куркырга кирәкми. Казан аэропортында бу мәсьәләдә катгый контроль булачак. Хәзерге вакытта Казанда йогышлы авырулар белән чирләүчеләр саны 3,5 процентка кимегән, - диде Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, чемпионат вакытында спорт объектлары янында машина куярга рөхсәт ителмәячәк. Машинаңны якын тирәдәге берәр сәүдә үзәге парковкасында калдырып торырга була, ә иң яхшысы чемпионат вакытында җәмәгать транспортына күчү. Ярышларга билеты булган кешеләр, шул көнне транспортта бушлай йөри алса, билетсызлар өчен дә метро, "Казан-Арена" стадионына, "Су спорты сараена" илтә торган махсус транспорт эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: