Шәһри Казан

«Черек күл» паркында тарихи павильон торгызыла

Казанның «Черек күл» паркында ике тарихи павильон торгызылачак, дип яза Казан мэриясе сайты. Ике корылмадан торган комплекс узган гасырның 70нче елларында бакча территориясендә төзелгән һәм 2010 елда гамәлдән чыккан.

Объектлар дебаркадер архитектурасы үрнәге буенча төзелгән, бу 1960-1980 елларда Идел буе шәһәрләре өчен хас күренеш.

Реклама

Биналар шул ук зурлыкларда гамәлдәге нигезләрдә торгызылачак. Корабль төзелеше традицияләрен чагылдырган фасадларны саклап калу ниятләнелә.
Яңадан торгызу проектлары тиешле дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын узган инде. Павильоннарда ресторан комплексы, шулай ук коворкинг һәм прокат өчен бина урнашачак.
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» шәһәр бакчасы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Ул XVIII гасырның икенче яртысында элек-электән инеш үзәнендә урнашкан буа тирәли төзелгән булган. Бакчаны төзү танылган Казан архитекторы Василий Кафтырев җитәкчелегендә алып барылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: