Реклама
Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы яӊа туристик продукт эшләп җитештерде, дип яза Татарстанның туризм комитеты матбугат үзәге.
«Чистайда сәүдәгәр атналыгы» исемле программаныӊ үзенчәлеге шунда: кунаклар сәүдәгәр шәһәрендә бер көн яши. Алар тарихи үзәк буйлап йөриләр, гыйбадәтханәгә керәләр, сәүдәгәр табынында ашыйлар, чын сәүдәгәр йортын күрәләр, анда аларны йорт хуҗалары каршы ала.
Фото: museum.tatar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз