Шәһри Казан

Чит ил кешеләре Казанда волонтер булырга тели

Бүген, 28 март көнне, WorldSkills International вәкиле, “One school – one country” («Бер мәктәп – бер ил») проекты менеджеры Алекс Мьюзиал Казанга килде.

Ул бездәге WorldSkills Kazan 2019 волонтерлар үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм волонтерларны кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк.

Реклама

Казанда булачак дөнья чемпионатында күпләр волонтер булырга тели икән. Инде 90 илдән 15 меңнән артык гариза килгән. Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Белорусия, Украина, Индия, Кытай, Германия, Берләшкән Гарәп Әмирлеге илләреннән волонтер булырга теләүчеләр күп икән. АКШ, Австралия, Бразилия, Аргентинадан да гариза җибәрүчеләр бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: