Шәһри Казан

Чит кеше баласын таганнан егып төшергән ир-атка карата административ эш кузгатылган

Хәзер ир-атка 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф яки 10-15 тәүлеккә административ арест яный.

Яр Чаллыда кеше баласын таганнан еккан ир-атка карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 6.11 маддәсе (кыйнау, сугу) буенча эш кузгатылган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, административ материал Чаллы шәһәр судына тапшырылган.

Реклама

Хәзер ир-атка 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф яки 10-15 тәүлеккә административ арест яный.

Быел июль аенда 58 нче мәхәлләдә ике башлы такта-таганда ике кыз атынган. Кызларның берсе ялгыш җиргә катырак итеп бәргәч, каршы яктагы кыз егылып төшә. Баланың әтисе үч итеп, кабат теге кызга таганга утырырга куша һәм махсус каты итеп җиргә бәрә, нәтиҗәдә, бу бала да таганнан егылып төшә.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: