Шәһри Казан

Читтә дә, өйдә дә тавыш бирергә була

Россиядә быелның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Гражданнарның күпчелеге, әлбәттә, яшәү урыннарындагы сайлау участокларында тавыш бирә. Ләкин, тормышта төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Россия Үзәк сайлау комиссиясе шундый очракларга аңлатмалар бирә.

Россия Федерациясенең 18 яшь тулган һәр гражданы сайлауларда тавыш бирүдә катанаша ала, бу аның хокукы. Бер урында теркәлгән, әмма икенче урында яшәүчеләргә, шулай ук командировкадагы, чит илдә ялдагы яки сәяхәттәге кешеләргә дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. Кайсы төбәктә булсаң, шундагы сайлаучылар исемлегенә язылу өчен гариза бирергә кирәк. Гаризаны кулдан язып та, онлайн тәртиптә дә башкарып була. Сайлауларга 45 көн алдан гаризалар кабул ителә башлый, ә 5 көн калганда тәмамлана.

Шушы вакытка өлгермәгән кешеләр исә, теге яки бу сайлау участогына шәхсән килеп, махсус гариза яза.

Онлайн тәртиптә гаризаны “Госуслуги” порталы аша җибәрәсең яки тавыш бирү көннәрендә кайда булсаң, шундагы территориаль сайлау комиссиясенә, теләсә кайсы сайлау участогына, күпфункцияле үзәккә (МФЦ) тапшырасың.

Реклама

Башка төбәкләрдә командировкадагы яки сәфәрдәге кеше үзенә кулай сайлау участогын Россия Үзәк сайлау комиссиясенең cikrf.ru сайтында “Үз сайлау участогыңны тап” (“Найди свой избирательный участок”) махсус сервисы ярдәмендә таба ала. Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат-белешмә үзәге телефоны: 8 (800) 707-20-18.

Командировкада яки сәфәрдә вакытында шундагы сайлау комиссиясенә гариза язган кеше, даими яшәү урынына кайтып өлгерсә, даими яшәү урынында тавыш бирә. Ләкин, башта участок сайлау комиссиясе аның инде тавыш биргәнме әллә юкмы икәнлеген ачыклый.

Чит илдәге кеше Россия илчелегендә оештырылган сайлау участогында тавыш бирә. Авыру һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр сайлау участогына бара алмаулары турында участок сайлау комиссиясенә язмача яки телефоннан шалтыратып әйтергә тиешләр. Сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә-фатирларына үзләре килә.
Әгәр кеше паспортын алмаштырырга тапшырган булса, шәхесне раслаучы вакытлы документын күрсәтә. Яшәү урыны буенча теркәлергә өлгермәгәннәр дә участок сайлау комиссиясенә гариза язып, тавыш бирә ала.

Сайлауларда бер үк кеше берничә мәртәбә тавыш бирсә, ул Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 2нче бүлегенең 5.22 матдәсе нигезендә 30 мең сум штрафка тартыла. Сайлау комиссиясе әгъзалары бюллетеньнәрне законсыз бирүне һәм кабул итеп алуны оештырса, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 142.2 матдәсе нигезендә биш елга кадәр срокка ирегеннән мәһрүм ителергә мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    91
    0
    0
  • 13 март 2018 - 14:23
    Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
    13274
    1
    33
  • 13 март 2018 - 13:11
    «Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
    1057
    0
    5
  • 13 март 2018 - 10:52
    Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.
    479
    0
    0
Ночной режим