Шәһри Казан

Читтәге милләтәшләр өчен Татарстанга юл ачык

Лом белән каеру, кувалда белән тукмау заманнары тарихка калып бара. Әлегә Европа дәрәҗәләреннән калышсак та, без дә югары технологияләргә омтылабыз.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова кичә журналистларга сөйләгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Томск өлкәсенә визитының төп максаты - биредә җитештерелә торган югары технологияләрне республикага җәлеп итүдән гыйбарәт.

Президент Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин озатуында “Микрон” инновация предприятиесендә булган. Татарстаннан “КАМАЗ”, КВЗ, КМПО предприятиеләре продукциясе Томск өлкәсенә җибәреләчәк. Кече һәм урта бизнес хезмәттәшлеген үстерү күздә тотыла. Тарастан белән Томск урман хуҗалыклары арасында хезмәттәшлек килешүе кабул ителәчәк. Томск өлкәсендә 17 мең татар яши, Татарстан Президенты милләттәшләр белән очраша.

Дөньяга сибелгән русларны Россиягә кире кайтару сәясәте бара. Татар халкы да кая гына барып төпләнмәгән.

- Татарстан Президенты чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә булганда татарларны Татарстанга кайтырга чакыру үткәрелмиме? - дип сорадым, форсаттан файдаланып.

Реклама

- Президент Рөстәм Миңнеханов кая гына барса да, татар җәмәгатьчелеге белән очрашмый калмый. Аларның ихтыяҗларын сораша, ә татарларны Татарстанга күченеп кайтырга чакыру үткәрелми, - дип җавап бирде Лилия Галимова.

Томск өлкәсенә визитыннан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов турыдан-туры Казахстанга оча. Петропавловск шәһәрендә бүген, 9 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашында Россия-Казахстан төбәкара хезмәттәшлек форумы үткәрелә. Форумда Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

- Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен күрсәткән стенд эшләячәк. Туристлыкны үстерү турында сөйләшү була. Көнбатыш Европа-Көнбатыш Кытай халыкара автотрассасы да киләчәктә туристлыкны җанландыруга ярдәм итәчәк. Бу трасса Казахстан аша да уза, - диде Лилия Галимова.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан башлап “Россия-Ислам дөньясы” стратегик эш алып бару төркеменең рәисе. Махачкала шәһәрендә 12 ноябрьдә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Россия-Ислам дөньясы” стратегик эш алып бару төркеменең пленар утырышы үткәрелә. Анда Алжир, Мисыр, Индонезия, Иордания, Иран, Гыйрак, Йемен, Пакстан, Сүрия, Судан һәм башка дәүләтләр делегацияләре катнаша. Дини экстримизмга каршы тору, яшьләргә белем бирү һәм тәрбия мәсьәләсе-сөйләшүнең төп темасы. Татарстан үз тәҗрибәсе белән уртак

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: