Шәһри Казан

Чувашстанның Шыгырдан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны арттырылган

Чувашстан Республикасының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре арттырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә татар теле укытучысы Сания Ишморатова сөйләде.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, туган телне татар теле дип сайлау мөмкинлеге тугач, ата-аналар, укучылар да бик сөенгән.

“Без мәктәптә элек-электән татар теле укып килдек, ләкин чуваш теле исәбенә сәгатьләре кимегән иде, хәзер шуларны кире үзебезгә кайтардылар. 5 нче класста элек атнасына 4 сәгать иде, хәзер 5 булды, аның өчесен татар теленә бирдек. 6 нчы сыйныфларда да шулай. 7, 8, 9 нчы сыйныфларда хәзер икешәр татар теле, икешәр әдәбият. Моңа кадәр, 5 нче сыйныфтан кала, әдәбиятыбыз берәр генә иде. Башлангыч сыйныфларда да татар теле дәресләре күбрәк керә хәзер”, - дип белдерде Сания Ишморатова. Ул татар теле дәресләренең икенче чиректән арттырылганын әйтте.

Реклама

Чуваш теле дәресләре исә мәктәптә хәзер юк. Сания Ишморатова әйтүенчә, үзара аралашырга өйрәнү өчен генә атнасына бер тапкыр чуваш теле кертелүгә ата- аналар каршы түгел. “Татар телендә дә кайбер әйберләрне аңлап бетерә алмаган бала чувашча “деепричастие"ларны каян белеп бетерсен? Ә үзара аралашу өчен булса, ярый”, – ди ул.

Гөлнар Гарифуллина

 Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
  • noname
    18 января 2018 в 13:14
    Сот бэясен киметучелэрне 1-2атна авылда,сыер саудырыр идем.
  • noname
    17 января 2018 в 20:43
    Безнең Фирзәр абый! Фирзәр абый безнеке дип горурланып әйтәм. Һәр әйткән сүзе дөп-дөрес, чөнки без авылдашлар.
  • noname
    17 января 2018 в 18:16
    Прокомментировал запись: Тол хатыннан ачык ХАТ
    Бик дорес язылган,чын йорэктэн Афэрин Золэйха ханым!!!Сезнен горурлыгыгызга,бик дорес сузлэр бн язып чыгуыгызга мен рэхмэт. Бу язма парлыларга да толларга да кагыла ,анлаган кешегэ. Ялгыз килеш тэ барлык кешене конлэштереп яши белергэ дэ кирэк эле аны!Сез бик зур МОЛОДЕЦ. Барлык толларга да исэнлек саулык телим,горур булыйк,2018 ел уз парын тапкан кешегэ Бэхетле ел санала,хэркемгэ дэ парлы булып бэхетле булып яшэргэ насыйп булсын!Бер беребезгэ хормэт бн карыйк,донья тугэрэк буген Золэйхада,иртэгэ сездэ...
  • noname
    17 января 2018 в 17:48
    Бу бик дорес фикер гомер буе уткэрсэгез дэ ялгышмассыз Элфия апа халкыбызнын гомер буе тынлап туймас сандугачы таланты
  • noname
    17 января 2018 в 17:37
    Алдагы гомерегездэдэ бэхет шатлык сэлэмэтлек юлдаш булсын!!!!!
Интервью
  • 17 января 2018 в 14:14
    Сөт бәясе ник төшә? (БЕЛГЕЧЛӘР АҢЛАТМАСЫ)
    Җәйге чорда шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәяләренең кимүенә халык, тешен кысып булса да, сабыр итә торган иде. Тик кыш көне сөт бәясенең шул дәрәҗәдә кинәт төшүе хәтта күпне күргән авыл агайларын да гаҗәпкә калдыра.
    429
    1
    0