Шәһри Казан

«Чыгарылыш кичәсе матур традициягә әверелсен»

26 июньдә Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен «Казан-Арена» стадионы каршындагы мәйданда беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Быел башкала мәктәпләре белән 5766 укучы саубуллаша, дип яза Казан мэриясе сайты.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов искәртүенчә, соңгы 12 елда Казанда мәктәпне тәмамлаучылар өчен гомумшәһәр соңгы кыңгырау уздырылды. Бу бәйрәм гадәттәгечә май аенда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру алдыннан уза иде. Быел исә ул булмады. Аның каравы, чыгарылыш кичәсен оештырырга булдылар.
Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана. Кичә дәвамында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән. Сәхнәдә «Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, «Песни» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе рэп башкаручы Slava Slame, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь төркеме, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак.

Реклама

– Чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмдә рәсми өлешнең мөмкин кадәр азрак булуын, ә бию һәм ял итү өчен күбрәк вакыт бүленүен махсус сорадылар, – диде Айрат Фәизов.
Бу кичәдә мәктәпне тәмамлаучылар җыелма хор белән бергә Sforzando оркестры һәм A-class рок-төркеме аккомпанементы астында караоке режимында «Балачак кая китә» композициясен башкарачак. Кичәнең кульминациясе традицион мәктәп вальсы булачак. Аны 600 тугызынчы сыйныф укучысының җыелма хоры астында 150 бию пары башкарачак, ә аннары күккә азатлык һәм яңа тормыш этабына керү символы буларак, йөз күгәрчен очырачаклар.
Кичәдә шулай ук иң яхшы укучыларны бүләкләү була, алар арасында бөтенроссия һәм халыкара профильле олимпиадаларда күпсанлы җиңүчеләр дә бар.
Бәйрәм 21.30 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак.
– Без гомумшәһәр чыгарылыш кичәсенең матур традициягә әверелүен теләр идек, – дип өстәде Айрат Фәизов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: