Шәһри Казан

“Coca-cola”ны Зәйдә ясый башлыйлар

Ике елдан "Зәй шикәре" заводы "Кока-кола" өчен продукция җитештерә башларга ниятли.

Моның өчен заводтагы җиһазларның 90 процентының яңа технологияләргә җавап бирүе шарт, дип хәбәр итә "РБК-Татарстан". Әлегә завод бу таләпләрнең 60-70 процентына җавап бирә.

Реклама

Бүген "Зәй шикәре" заводында тәүлегенә 7200 тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелә. 2014 елда биредә 100 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу Татарстанда җитештерелгән шикәрнең 49 проценты дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: