Шәһри Казан

COVID-19 вакцинациясенә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языл

Казанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә языла алалар – Татарстан электрон платформасында яңа сервис эшләнгән.

Вакцинациягә язылу өчен, старт битендә «COVID-19-дан түләүсез вакцинация» баннерыны басарга, яки «Табибка язылу» хезмәтен сайларга кирәк, шуннан соң ул сервис формасына эләгә. Алга таба мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә (элек ул күрсәтелмәгән булса) һәм мөмкин булган вариантлардан уңайлы вакытны сайларга кирәк. Вакцинациягә «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылган вакытта вакцинация бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә гамәлгә ашырыла. Әгәр әлеге учреждениедә процедура үткәрелмәсә, вакцинациягә язылу вакытлыча мөмкин булмаячак. Республика сырхауханәләренә һәм хастаханәләренә вакцина килү белән, порталда учреждениеләргә язылу ачылачак.

Реклама

Моннан тыш, якын арада яңа сервисны ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшләүче Лилия тавыш ярдәмчесе белән интеграцияләү планлаштырыла. Робот вакцинациягә язылган татарстанлыларга киләчәк кабул итү турында искә төшерәчәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, массакүләм вакцинация Татарстанда 18-нче гыйнварда башланды. ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу буенча беренчеләрдән булып пациентларны Казанның 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе кабул итә башлады. Беренче көнне үк вакцинация ясарга теләүчеләр өч көнгә алдан җыелды. Хәзерге вакытта Татарстанда COVID-19-дан вакциналаштыру буенча 57 пункт эшли. Февраль ахырына кадәр республикага коронавирус инфекциясеннән тагын 190,5 мең доза вакцина кайтачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: