Шәһри Казан

Давылдан соң

Кичә Татарстанның кайбер районнарында, Казанда кичке сәгать 5ләр тирәсендә кинәт кенә давыл башланды, җил котырды, яшен яшьнәде, күк күкрәде, яңгыр һәм боз яуды.

Давыллы яңгыр эзсез узмады. Казанда кайбер машиналарга зыян килгән, агачлар ауган, "Ривьера" тирәсендә бер бинаның тәрәзәсе коелып төшкән диделәр. Ә менә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә Бөгелмә, Кама Тамагы, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Чистай районнарында кайбер авылларда электр чыбыклары өзелгән. Нәтиҗәдә, барлыгы 7 меңнән артык кеше утсыз калган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: