Шәһри Казан

"Демография" илкүләм проекты кысаларында яңа гериатрик кабинетлар ачылачак

Ел ахырына кадәр 3,7 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлы гериатрик ярдәм алачак.

Быел Казанда «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» җирле проекты кысаларында яңа гериатрик кабинетлар ачылачак. Шулай ук гериатрия кабинетлары Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида булдырылачак. Моннан тыш, өлкән яшьтәгеләр Аксубай, Алексеевск, Базарлы Матак, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч Яңа Чишмә, Чирмешән район хастаханәләрендә медицина ярдәме алачак.

Реклама

Ел ахырына Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты тулы көчкә эшләячәк. Шулай итеп, 3,7 мең өлкән яшьтәге татарстанлы квалификацияле гериатрик ярдәм алачак.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә республикада амбулатор гериатрия ярдәме 26 муниципаль берәмлектә оештырылган. 46 поликлиника базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. Быел 1 мең 530 кеше стационар гериатрия ярдәме алган инде. 2019 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре гериатрия кабинетларын җиһазландыруга 1 млн 252 мең сумнан артык акча җибәрде. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге инициативасы буенча хәйриячеләр бу максатларга 2 млн 371 мең сумнан артык акча юллаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 17 июнь 2020 - 09:56
    Без имени
    Гертартирик нинди суз ул анлатыгыз эле олы яштэге кешелэргэ.