Шәһри Казан

Депутатлар белән журналистлар көч сынашты

Россия көнендә “Бердәм Россия” партиясе депутатлары белән журналистлар арасында футбол уены узды. Казанның Горький паркында оештырылган әлеге очрашуда матбугат хезмәткәрләре җиңүгә иреште.

Чараны ачу тантанасында “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев бу вакыйганы яхшы, матур традиция дип билгеләп узды: “Көчлеләр җиңсен. Әмма җиңүчеләр истә тотсыннар иде, киләсе елга яңа уен булачак, җиңелүче җавап кайтару теләге белән яначак”.

Унбиш минутлык ике таймнан торган әлеге матч киеренке атмосферада узды, һәр ике як та төрле комбинацияләр ясарга, матур уен күрсәтергә омтылды, көндәшләр чиратлап өстенлеккә ирешеп барды. Әмма тора-бара журналистлар уңышка ирешә башлады, депутатлар бераз арды булса кирәк. Каләм ияләре тактикаларын үзгәртмичә уйнауларын дәвам итте һәм беренче тәнәфескә киткәндә исәп алар файдасына 3:0 иде инде.

Реклама

Уенның икенче өлешендә депутатлар бер гол кертү бәхетенә иреште, исәп бу очракта бик үк куркыныч түгел һәм аны тигезләр өчен вакыт җитәрлек иде әле. Әмма тиз арада бер-бер артлы керттергән туп исәпне куып җитә алмаслык итте, уенның соңгы минутында тагын бер гол бу очрашуга нокта куйды, исәп – 6:1.

Бәйрәм уңаеннан уздырылган әлеге иптәшләрчә очрашудан соң бүләкләү тантанасында сүзне кабат Андрей Кондратьев алды, ул журналистлар җиңәчәген алдан ук тоемлаган булуын әйтте. Башкарма комитет җитәкчесе шулай ук мондый уеннарны Казанда гына түгел, бөтен Республика буйлап уздырырга кирәклеген ассызыклады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: