Шәһри Казан

Депутатлар халык белән җәмәгать кабул итү урыннарында очраша

2017 елның беренче кварталындагы төбәк атналыгы кысаларында Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары гражданнар белән җәмәгать кабул итү урыннарында очраша.

Гражданнарны кабул итү партиянең теркәлгән районнарындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә һәм "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булачак.

Бүген төбәк җәмәгать кабул итү урыннарында гражданнарны Равил Хөснуллин кабул итте. Ә 31 гыйнвар көнне халык белән 10:00-13:00 сәгатьләрдә - Марат Бариев, 1 февральдә 14:00-17:00 сәгатьләрдә Ирек Зиннуров очрашачак.

Очрашуга Казан шәһәре Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча килергә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 номеры буенча алырга мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: