Шәһри Казан

Депутатларны 13 сентябрьдә сайлаячакбыз

Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясендә Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш депутатларын сайлау көнен билгеләделәр. Сайлаулар 13 сентябрьдә узачак. Илсур Метшин әйтүенчә, быелгы муниципаль сайлаулар Татарстан Президентын сайлау белән бер көнгә туры килә.

- Әлеге чараларны оештыру зур җаваплылык сорый. Шуңа да оештыручыларга, хокук саклау органнарына игътибарлы булып, сайлауга кагылышлы барлык сорауларны да алдан хәл итәргә чакырам, - ди мэр. Сайлауларны оештыручыларга шәһәр җитәкчесе аеруча җаваплы булырга куша. Барысы да ачык һәм бердәм булырга тиеш, ди.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: