Шәһри Казан

Дин әһелләре яшь гаиләләрне бала тәрбияләргә өйрәтә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшь гаиләләрне бала тәрбияләргә өйрәтә. Ислам мәдәнияте музее, "Инсан медиа" нәшрият йорты белән берлектә алар "Беренче тәрбия дәресләре" дип аталган очрашулар циклын башлап җибәргән иде. Беренче очрашуда баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Ул яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде, үзенең гыйлеме, тәҗрибәсе, Коръән, сөннәткә...

Реклама

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшь гаиләләрне бала тәрбияләргә өйрәтә. Ислам мәдәнияте музее, "Инсан медиа" нәшрият йорты белән берлектә алар "Беренче тәрбия дәресләре" дип аталган очрашулар циклын башлап җибәргән иде. Беренче очрашуда баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Ул яшьләрне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирде, үзенең гыйлеме, тәҗрибәсе, Коръән, сөннәткә таянып, дәлилле фикерләре белән уртаклашты. Икенче очрашу 23 февральгә билгеләнгән. "Чын ирләр чын аналардан туа" дип исемләнгән чарага да Җәлил хәзрәт килергә ризалык биргән. "Түгәрәк өстәл"дә шулай ук Россия ислам университеты, "Госмания" мәктәбе мөгаллимнәре дә катнаша. Очрашу Диния нәзарәте бинасында көндезге сәгать 12дә үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: