Шәһри Казан

Диспансеризация үткәрү яңартылачак

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, республика медицина учреждениеләренең күбесендә диспансеризация үткәрү августның икенче декадасында яңартылачак.

Тиешле указ инде әзер диярлек.

— Без һәр детальне сөйләшеп бетерәчәкбез, эпидемиологик куркынычсызлык нормаларын үтәү өчен кабул ителәчәк чаралар турында фикер алышабыз. Бу бүгенге көндә диспансеризацияне тизрәк башлау өчен тоткарлаучы момент булып тора, - диде Абашев.

Реклама

Диспансерлаштыру кысаларында эпидемиягә каршы чаралар гамәлдә булачак, алар белән табибларга да, пациентларга да исәпләшергә туры киләчәк, дип сөйләде ул. Һәм моны аңларга чакырды.

Диспансерлаштыру узу вакыты турында табиб белән килешергә кирәк булачак, дип өстәде спикер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: