Шәһри Казан

Дивандагы базарда халык өзелеп тормый (+фотолар)

Авылга кайткан саен Югары Ослан районының Шеланга авылын узгач борылышта сатып утыручы әбиләргә игътибар итәм мин. Июнь аеннан бирле монда алар. Яңгыр дими, җил дими, бакчаларындагы нигъмәтләрне үзләре булдырган "базарчыкта" саталар. Хәер, яшелчә, җиләк-җимеш кенә түгел, бәйләнгән оекбашлар, нәниләргә пинеткалар да бар монда. Бу юлы базарчык янында туктамый булдыра алмадым....

Авылга кайткан саен Югары Ослан районының Шеланга авылын узгач борылышта сатып утыручы әбиләргә игътибар итәм мин. Июнь аеннан бирле монда алар. Яңгыр дими, җил дими, бакчаларындагы нигъмәтләрне үзләре булдырган "базарчыкта" саталар. Хәер, яшелчә, җиләк-җимеш кенә түгел, бәйләнгән оекбашлар, нәниләргә пинеткалар да бар монда. Бу юлы базарчык янында туктамый булдыра алмадым. Әбиләр гадәттәгечә басып, йә кечкенә генә урындыкларына, чиләк төпләренә утырып сату итми, зур гына диван, кәнәфи алып куйганнар.
- Боларны кайдан таптыгыз, - дим кызыл диваннарына ишарәләп.

Реклама

- Чүп түгүче машинадагы ирләр узып барышлый калдырды. Сез ял итә-итә сатыгыз, аннары кышка таба, юлда төзекләндерү эшләре тәмамлангач, бу диваннарны чүплеккә алып китәрбез, диделәр. Менә рәхәтләнәбез әле: утырабыз да, ятабыз да, - дип шаярта сатучылар.

- Шундый җайлы булды бу җиһазлар, - ди Гөлсия Гайнетдинова. Ул да түгел йомшак кәнәфигә менеп тә утыра. Үзе кечкенә генә, сөйкемле бу апа Кызыл Байрак авылыннан килеп сата икән. Нәрсә генә юк аның товарлары арасында: балан, кара миләш, алма... Әле иртән каймак, сөт тә саткан.

- Киленем белән яшибез, маллар асрыйбыз, алмагачтан яңа өзелгән алмаларны килосын 70 сумнан, ә коелганнарын 40 сумнан гына бирәм, - ди Гөлсия апа.

Көне буена, гадәттә, уртача 3 мең сумлык сата икән.

- Үткән барган машиналар гел туктамаса да, алалар. Үз клиентларыбыз да бар. Миннән еш кына элекке президентыбызның хатыны Сәкинә ханым да ала. Әле менә бүген генә гөлҗимеш сатып алды, валлахи, алдаламыйм, - ди Гөлсия апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: